news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Сәләт» форумының быелгы яңа җырын тәкъдим иттеләр

Оештыручылар Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вильданова башкарган җырның исемен әлегә сер итеп тота.

«Татар-информ»да «Сәләт» форумының быелгы яңа җырын тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының быелгы җырын тәкъдим иттеләр.

«Һәр елны форумга багышлап җыр языла, шундый бер матур традиция. Аны күп еллар Илназ Сафиуллин яздыра иде. Быел да җыр „Сәләт“ өчен махсус язылды. Аның көен мин яздым, Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вильданова башкара. „Сәләт“ өчен алар өч ел дәвамында җырлый инде», — диде форумның арт-директоры Ислам Вәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оештыручылар җырны «Сәләт» форумының рәсми гимны түгел, ә җәйге гимн буларак тәкъдим итә. Аның исемен форумның беренче көнендә әйтәчәкләр.

«Рәхәт, җиңел җәйге гимн килеп чыкты. Җырны форумның беренче кичендә тәкъдим итәчәкбез. Аннан соң аны һәр кич ишетергә мөмкин булачак. Бу җырга туры килә торган махсус бию дә әзерләдек. Флешмобны социаль челтәрләрдәге музыкаль платформаларда да урнаштырачакбыз», — диде арт-директор.

Ислам Вәлиев әйтүенчә, Халыкара яшьләр белем бирү форумы бүгенге артистларның чыгышы белән генә чикләнми. «Форумда „Сәләт радиосы“ дигән проектта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина кебек легендар җырчыларны да ишетергә мөмкин булачак. Төрле җыр, төрле рубрикалар була», — диде ул.

Моннан тыш, форумда Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова, «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, Болактагы театр актеры һәм режиссеры Искәндәр Нуриҗанов һәм башкалар катнашачак. Чарага «Что? Где? Когда?» телевизион уены белгечләре дә чакырулы.

19 июнь-2 августта Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак. Анда 18 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Быел да форумда онлайн катнашып булачак


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100