news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләрдә узачак «Сәләт» форумында онлайн катнашу мөмкинлеге була

Форумга Татарстанның һәр районыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән сәләтле яшьләр җыелачак.

Биләрдә узачак «Сәләт» форумында онлайн катнашу мөмкинлеге була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 19 июнь-2 августта Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак. Анда 18 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Быел да форумда онлайн катнашып булачак.

«Форумда Татарстанның һәр районыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта Бельгия, Германиядән дә катнашачаклар. Биләргә 8 меңгә якын кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, быел да онлайн катнашып була. Онлайн рәвештә 9-10 мең кеше катнашыр дип көтәбез. Шул рәвешле барлык катнашучылар саны 18 меңгә якын булырга тиеш», — диде «Сәләт» яшьләр Үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Форум 6 профильле смена форматында уза. Смена барышында Татарстан һәм Россиянең алдынгы экспертлары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре остаханәләр, лабораторияләр һәм тематик мәйданчыклар үткәрәчәк.

«Үземнең Биләргә беренче тапкыр килүемне хәтерлим. Анда 20-25 чатыр иде. „Сәләт“ 1997 елдан җыен буларак үткәрелә башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләргә килеп, бәйрәмнең энергетикасын тоеп, җыенны киңәйтергә кирәк, дигән фикерен белдерде. Хәзер 10 ел дәвамында форум үтеп килә», — диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы — Татарстанның иң мәртәбәле яшьләр проектларының берсе. Аның турында Россия генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул — мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәләрендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100